Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
31 гыйнвар 2022, 16:20

Котлыйбыз

Кодашта яшәүче  кадерле яраткан кешеләре ХУҖИНА Зөлфия Нәгыйм кызын юбилее белән гаиләсе котлый!

Кодашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез
ХУҖИНА
Зөлфия Нәгыйм кызын юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Тормыш иптәшең Азамат, балаларың Алия, Алмаз, Зилия.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: