Шулганда яшәүче кадерлебез
МИҢНЕГОЛОВА
Җәүһәрия Гадел кызын матур юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сөйкемле йөзеңдә нур балкысын, уй-теләкләрең тормышка ашсын. Туганнарың белән бергә еллар тынычлыгында гөрләп яшәргә, көр күңелле, сәламәт булырга язсын. Аяз күк йөзе, дөнья иминлеге, ак бәхетләр, балаларың, оныкларың һәм туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бәрәкәтле мул тормышта тиң-тигез парлы булып, озын-озак яшәвеңне телибез.
Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын.
Динис-Светлана, Ришат-Рәфисә, Ришат-Рәзилә, Радик-Индира, Илмир-Илмира, Венер-Раушания һәм балалар.