Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 февраль 2022, 10:30

Котлыйбыз

Күрдемдә яшәүче  ТАЛИПОВА Наилә Нуриәхмәт кызы юбилеен билгели!

Кадерлебез
ТАЛИПОВА
Наилә Нуриәхмәт кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбриклибез. Газизебез! Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормышка чыгардыгыз. Шөкер, бүген дә пар канатлар булып, иңгә-иң куеп гомер итәсез. Әниебез, яшәү рәвешең безгә, балаларың, оныкларыңа, матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың бар.
Тормышыбыз маягы, безгә яшәеш чыганагы булып, исәнлек-саулыкта, җан тынычлыгында, әтиебез белән тигезлектә озак яшәсәң иде. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Алдагы көннәреңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, бар булганына шөкер итеп, куанып яшә. Без сине бик тә яратабыз!
Һәрбер көннән шатлык табып яшә,
Киләчәккә бар син нык басып.
Алларыңда торсын бер Аллаһым
Бәхет капкаларын киң ачып.
Улың Руслан, киленең Оля, оныкларың Руслана, Алина.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: