Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 февраль 2022, 12:00

Котлыйбыз

Илмәттә яшәүче ХӘМЗИНА Рәмия Мәгъдән кызы юбилеен билгели!

Яңа Кайпанда туып-үсеп, хәзерге вакытта Илмәттә яшәүче безнең өчен кадерле кешебез, алтыныбыз
ХӘМЗИНА
Рәмия Мәгъдән кызын күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәрвакыт якты күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы булганың өчен ихлас күңелебездән ихтирам итәбез, яратабыз. Киләчәктә сиңа бары уңышлар, бетмәс күңел байлыгы, бәрәкәтле мул тормыш, гаилә бәхете, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, тиң-тигез парлы озын гомер итүегезне телибез. Барлык уй-хыялларыңны тормышка ашырыр өчен иң элек сәламәтлек кирәк. Ходай сине аннан аермасын. Җан тынычлыгы табып, һәр көннән илһам алып яшим, дисәң, гаиләдә татулык мөһим. Ул яктан бик тә бәхетле син. Шушы бәхетеңә күзләр тия күрмәсен. Балаларыңнан гел куанычлы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп итсен.
Матур булсын, гөрләп торсын
Күркәм гомер бәйрәмең.
Кабул итеп ал син бездән
Зур теләкләр бәйләмен.
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күмелеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Әтиең Мәгъдән,улларың, киленнәрең, оныкларың исеменнән хәләлең Филгат.

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: