Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
8 февраль 2022, 10:29

Котлыйбыз

Югары Тәтешледә яшәүче ВӘЛИУЛЛИНА Тәгъзимә Хәмзә кызын якыннары туган көне белән тәбрикли!

Кадерле әниебез, дәү әниебез
ВӘЛИУЛЛИНА
Тәгъзимә Хәмзә кызын туган көне белән ихлас котлыйбыз. Сөеклебез, син сабыр холыклы, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, якты күңелле, кадерлеләрдән-кадерле. Без синең белән горурланабыз, хөрмәт итәбез, яратабыз, үрнәк алып яшибез. Барсы өчен дә рәхмәтлебез. Ныклы сәламәтлектә, җан тынычлыгында, балалар, оныклар игътибарында бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Туар таңнарың кояшлы, тыныч, килер көннәрең имин, уй-теләкләрең киң, гомерең бәхетле булсын.
Әниебез! Өебезнең үзәге син,
Гаиләбезнең йөрәге син.
Барыбызның терәге син,
Язмышыбыз бүләге син.
Ал син бездән котлау сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,
Озын гомер – безнең теләкләр.
Кызларың, кияүләрең,оныкларың, оныкчыкларың

Котлыйбыз
Котлыйбыз
Автор:Ираида Киямова
Читайте нас: