Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
18 февраль 2022, 10:40

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче ТАЛИПОВА Глүзә Муллахан кызы күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез
ТАЛИПОВА
Глүзә Муллахан кызын 60 яше белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә күпме авыр-лыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ялгызың энҗе бөртегедәй өч кыз үстереп, аякка бастырып, олы тормыш юлына озаттың, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең нык-лы, гомерең бәхетле булсын!
Безгә әйткән һәрбер сүзең дога булып, һәр кылган гамәлең савап булып ирешеп барадыр, чөнки синең бала җанлы, сабыр, мәрхәмәтле йөрәгең генә безне барыбызны да сөяргә, безнең шатлыкларга куанырга сәләтле. Синең назың, күңел җылың алдында көчле җил-яңгырлар да, тормыш гарәсәтләре дә көчсез. Син - безне җылытучы иң якты, иң сөйкемле кояшыбыз, киңәшчебез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, шатлыкта-бәхеттә генә гомер кичерергә насыйп булсын.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Автор:Лилия Зарипова
Читайте нас: