Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
18 февраль 2022, 10:53

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче Мәгъмүрә Мөнир кызы һәм Фазыл­кәрам Хаҗиәкбар улы АРСЛАНОВЛАР бриллиант туйларын билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерлеләребез Мәгъмүрә Мөнир кызы һәм Фазыл­кәрам Хаҗиәкбар улы АРСЛАНОВЛАРНЫ гаилә коруларына 60 ел тулуы – бриллиант туйлары, әтиебезне 85 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур гаилә корып, безне олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып торасыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур гомер юлы үтәсез. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер кичерергә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле, күңелебез тыныч. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.
60 ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет – чәчкә чал керсә дә,
Әткәй-әнкәй, диеп дәшәбез.
Безгә – терәк, оныкларга – шатлык,
Озын-озак тигез яшәгез.
Балаларыгыз Зөлкадә,
Ансар-Гөлназ, Эльмира-Айрат,
Лилия-Ринат, Илдан, Зәйнәп, Раил, Диана, Надир, Раян.

Автор:Лилия Зарипова
Читайте нас: