0 °С
Кар
Сараштыбашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез
ШӘЙХЕТДИНОВ
Фәнгать Мидхәт улын 65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбриклибез.
Сиңа ныклы сәламәтлек, олы бәхет, балаларыңның игелеген күреп, озак яшәвеңне телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Тормыш иптәшең Нурия, балаларың Илнар, Илдар-Илзида, оныкларың Лиана, Анил, Эллария.