Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
11 март 2022, 16:31

Котлыйбыз!

Аксәеттә гомер кичерүче Әхмәтханов Марсель Фәтхлислам улы 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылый!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аксәеттә гомер кичерүче газиз кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез
Әхмәтханов
Марсель Фәтхлислам улы 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Әтиебез сугыш чоры баласы. Әтисе фронтка киткәндә әнисе аның белән авырлы булып калган. 1942 елның ямьле язында дөньяга аваз салган ул. Кызганычка каршы, аңа, әти, дип дәшәргә насыйп булмаган. Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, үз өстендә җаваплылык тоеп буй җиткергән, акыл туплаган. Җиде яшьтән абыйлары белән авыл көтүен көткән. Сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын, бәхетсезлеген үз күңелендә тоеп, белеп үскән якыныбыз. Аксәет мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Әрибаш һөнәрчелек училищесына укырга керә, аннан Николо-Березовкада укып, электрик, тракторчы-комбайнер таныклыгы ала.
Туган авылына кайтып, хезмәт юлын шунда башлый. Ул табигать баласы, җир кешесе, һәрвакыт эзләнүләр, яңалыклар кызыксындыра аны. Белемгә омтылышы әтиебезне Ижевск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына алып килә. Аны уңышлы тәмамлап, мал азыгы хәзерләү буенча колхоз рәисе ярдәмчесе, авыл Советы башлыгы, баш агроном булып эшли. Әтиебез кайда гына хезмәт салса да, һәр эшен гел җаваплылык тоеп, күңел биреп башкарды. Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләренә, Почет грамоталарына, «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Әтиебез безгә акыл һәм сабырлык, гаделлек һәм тыйнаклык үрнәге. Ул һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы, изге күңелле булды. Гаиләбезнең яме, мәгънәсе син. Безнең өчен һәрчак үрнәкле әти, хәстәрлекле тормыш иптәше булдың.
Кадерлебез! Яхшы тәрбия, акыллы киңәшләреңне биреп, тормышта туры юл күрсәтеп, әле дә безгә терәк булып яшисең. Бүген без тормышта зур уңышларга ирешкәнбез икән, беренче чиратта, сиңа бурычлыбыз, әти. Шушы юбилей көнеңдә синең алдыңда хөрмәт белән баш иеп, «Мең яшә, рәхәт яшә!» –дибез.
Син – иң изге кеше безгә,
Син – яшәү чыганагы.
Синнән дә изге кешеләр
Бар микән җирдә тагы?
Өебезнең кояшы син –
Һәркемгә җитә җылың.
Әни белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Бу тормышның һәр мизгеле
Сөенеч белән тулсын.
Гомерегезнең һәр көне
Шатлык-бәхеттән торсын.
Тормыш иптәшең Лилия, балаларың Гөлназ-Радик, Марат-Миләүшә, оныкларың Айнур, Айгөл-Айрат, Алия, Алим, Амалия.

Автор:Лилия Зарипова
Читайте нас: