Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
7 июль 2022, 15:55

Газиз кешемә

Олы хөрмәткә лаек әниебез Фируза Сабит кызы Бәдамшина матур гомер бәйрәмен – 75 яшен билгеләде.

Газиз кешемә
Газиз кешемә

Безнең әни 1947 елның 23 маенда Йосып авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әнисенә охшап, ак түгәрәк йөзле, матур зифа буйлы булып буй җиткерә. Тормышта нык басып торырга ярдәм иткән холкы әтисеннән, ата-бабасыннан күчкәндер аңа. Өч энесенә зур апа булып, йорт эшләре белән мәшәкатләре күп булса да, ул мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укый. Авылда үткән барча концертларда, спектакльләрдә катнаша. Сугыштан соңгы елларда аның газиз башкайлары ниләр генә кичермәгән, нинди генә вакытлары булмаган. Авылдан 21 километр чамасы ераклыктагы Куеда станцасына җәяүләп йомырка сатарга да йөргән ул. Элек юл йөрүләре михнәт булса да, хәзер шул вакытларны әни көлемсерәп искә ала.

Балачак еллары тиз үтеп китә. Күрдем мәктәбен уңышлы тәмамлап, Бөре педагогия институтына укырга керә. Хезмәт юлын туган авылы Йосыпта башлый, аннан Кашкак сигезьеллык мәктәбендә укыта. Шул елларда әни булачак тормыш иптәше Заһит Хәмит улы белән гаилә учагы кабыза.

Аларның яшьлек мәхәббәте булып без – ике бала – дөньяга килгәнбез.

1983 елда безнең гаиләбез Югары Тәтешлегә күченеп килде. Әни 2нче мәктәптә татар-башкорт телләрен укытты. Балаларга рухи белем бирү, туган теленә ихтирам тәрбияләү булды аның максаты. Укучылар белән конкурслар, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырды. Төрле район һәм шәһәрләргә барып чыгыш ясап, җиңүләр яулап кайттылар.

Язмыш әнине төрлечә сынады: ачы хыянәт тә, ялкынлы мәхәббәт тә, тырыш хезмәт өчен җиңү яулап сөенгән, дан казанган чаклары да булды. Дөнья булгач, агы да, карасы да була. Олыгайган көнендә Фәһим Әхмәдиша улы белән матур гомер кичерергә өмете зур иде. Югалту кайгылары да күрде шул газиз башлары. Авыр вакытларында аңа яраткан хезмәте яшәргә көч бирде. Ул шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Республиканың күп гәзит-журналларында басылып килә аның язмалары.

Әни яшь чагында безнең өчен актриса кебек иде. Аның халык театрында Тәнкәбикә ролен башкарганы әле дә хәтердә. Шундый таләпчәнлек, азрак кына катылык та бар аның характерында. Хәзер башыбызга килә: әни шундый холыклы булмаса, без шушы тормыш үрләренә менәр идекме, дигән сорау куябыз. Укытучы буларак әни бездән дә ныклы белем таләп итте. Азаматы Стәрлетамак физкультура техникумын, аннан соң Бөре педагогия институтын тәмамлады. Бүгенге көндә РФ Мәгариф министрлыгы Почет грамотасы хуҗасы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исемен йөртә. Луизасы исә Башкорт дәүләт университеты доценты, биология фәннәре кандидаты.

Безнең уңышларыбызда кадерлебезнең өлеше бик зур. Бүген инде үзебезнең гаиләләребез бар, әнигә дүрт онык бүләк иттек. Ул балаларның яраткан дәү әнисе, хәстәрлекле әни, киңәшчебез, безнең терәгебез. Килене Ирина Фәһим кызы белән әниле-кызлы сыман дус-тату мөгамәләдә яши ул. Әни бүгенге көндә Рәүф Муллаяр улы белән Нефтекама шәһәрендә матур гомер кичерә. Ул анда да кул кушырып ятмый – «Ак калфак» хатын-кызлар вокал төркеме әгъзасы булып тора.

Кадерле әниебез, без сине бик яратабыз. Юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа аккош юлларыдай озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп яшәвеңне телибез. Иҗат чишмәләрең саекмасын, кояштай балкып торган йөзләрең сулмасын. Кайгы-хәсрәт күрми, заман җилләренә бирешмичә яшәвеңне телибез.

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә,

Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә.

Керфек какмый үткән озын төннәреңә,

Сөрт яшеңне – ул килешми күзләреңә.

Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,

Моң-зарларны безнең шундук сизгән өчен.

Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

Рәхмәт, әни, сиңа барысы-барысы өчен!

Улың Азамат, киленең Ирина, кызың Луиза, киявең Руслан, оныкларың Альмира, Чынгызхан, Азалина, Тимур.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: