Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
17 гыйнвар 2025, 09:43

Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче кадерле әниебез, сөекле дәү әниебез Ваһапова Асия Шәрип кызын ихлас күңедән олуг юбилее – 90 яше белән кайнар тәбрик итәбез.


Газизләрдән-газиз кешебез әнкәе­без. Син безнең тормышыбызның чагу нуры, якты маягы. Синең җылы хисләрең безнең көннәребезне матур төсләргә төрә, синең изге теләк-догаларың ерак-ерак чакрымнар аша да безне бәхетле, эшләребезне уңышлы, яшәешебезне мәгънәле итә. Без дип алган һәр сулышың, балаларым, дип типкән олы йөрәгең каршында ихлас рәхмәтләребезне әйтеп баш иябез, кадерле, газиз кешебез. Туган йортыбызның нуры, тормышыбыз мәгънәсе булып, исәнлектә-саулыкта озын-озак гомерләр үтәргә язсын сиңа, һәр аткан таңга сөенеп, шатлык-сөенечләгә генә төренеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгаләбез.
Насыйп булсын бергә-бергә булып,
Тормыш ямен тоеп яшәргә.
Язсын безгә тагын озак еллар,
Әнкәебез, диеп дәшәргә.
Кызың, улларың-киленнәрең,
онык-оныкчыкларың.

Автор: Лилия Зарипова
Читайте нас