Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2019, 14:14

Әйләнә дә килә БДИ!

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары дәррәү рәвештә БДИ тапшыру өчен гариза яза.

1 февральгә кадәр алар имтиханнарны сайлап өлгерергә тиеш. Гаризада укучы тапшырырга тиешле барлык фәннәр дә күрсәтелергә тиеш.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны - үзләре укыган мәктәптә, ә узган ел укуны тәмамлаучылар БДИга теркәү урыннарына яза. Елдагыча, математика һәм урыс теле буенча имтихан тапшыру мәҗбүри. Тик быел укучылар математика буенча берсен генә — база яки профильле дәрәҗәне сайлый ала.
Сынау тотучыларның гомум саны 1 февральдән соң билгеле булачак.
Читайте нас: