Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2019, 12:14

БДИ: сабырлыкны сыныймы, акылнымы?

Әйләнә дә килә язлар, дигән кебек, язлар белән бергә имтиханнар да якынлаша. Еллар буена җентекләп әзерләнергә мәҗбүр булган, төн йокылары качкан, нерв системалары ярыйсы гына какшаган укучыларны агымдагы елда нинди үзгәрешләр көтә? Бу сорау белән без БДИның муниципаль координаторы Зилә Гомәровага мөрәҗәгать иттек.

Йомгаклау аттестациясе вакыты төгәл билгеләнде – вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакыт була. Имтихан өчен гариза биргәндә, укучы төгәл вакытны сайлап язарга тиеш. Гаризалар кабул итү 2019 елның 31 гыйнварында тамамлана.
Мәктәпне узган ел тәмамлаган балалар кабат БДИны вакытыннан алда бирү этабында һәм төп имтиханның резерв чоры вакытында тапшыра ала.
Төп үзгәреш математикага кагыла. Чыгарылыш укучылары бу фән буенча бердәм дәүләт имтиханының бер дәрәҗәсен (база яки профиль дәрәҗә) генә сайлый ала. Әмма укучы канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә ирешә алмаса, сайлаган дәрәҗәне үзгәртә һәм өстәмә срокларда математика буенча кабат имтихан бирә ала. Шулай ук, аттестат алган узган елгы чыгарылыш укучылары математиканың база дәрәҗәсеннән янә имтихан бирә алмый.
Мәҗбүри имтиханнарның берсен бирә алмаган очракта, аны көздән бирү мөмкинлеге бар. Әгәр дә мәҗбүри имтиханның икесен дә бирә алмаса, икенче елда гына тапшыра ала.
11 сыйныф укучылары биш тел – инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә ала.
Якын киләчәктә информатика буенча БДИны укучылар компьютер ярдәмендә бирә башлаячак.
Әлфия Юнысова.
Читайте нас: