Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2019, 18:00

Менә сиңа мә...

Русиядә укытучылар, табиблар өчен коммуналь ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.

Авыл укытучыларына ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.
Русия Икътисади үсеш министрлыгында авыл укытучыларының федераль закондагы коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә карата да әлеге социаль яклау чарасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Ведомствода «Мәгариф турында»гы Законнан торак биналар, җылылык һәм биналарны яктырту кебек коммуналь түләүләргә каралган ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр.
Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты әгъзасы Аркадий Пономарев фикеренчә, әлеге категориягә кергән гражданнарның ташламаларын гамәлдән чыгару «2030 елга кадәр Русия Федерациясе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе»нә каршы килә.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: