Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2019, 12:09

Балалар нигә китап укырга яратмый?

Бүгенге көндә балаларда әдәби китаплар укуга кызыксыну уяту ифрат авыр. Алар хәзер китаплар түгел, компьютер уеннары, аның геройлары белән мавыга. Укытучы буларак, мин бу хакта күп уйланам. Укучыларымның бер файдасыз виртуаль дөнья белән түгел, ә бөек рус һәм дөнья ядәбияты белән танышуларын телим.

Балачакта китаплар укыганда күңелебездән әсәр геройлары белән бергә йөри идек. Ә хәзер укучыларда күзаллау да түбән. Психологлар фикеренчә, балада тугыз яшенә кадәр генә китап укуга кызыксыну уятып була. Бу фикер белән бәлки тулысынча килешеп тә булмас. Без, башлангыч сыйныф укытучылары, бу уңайдан максатчан эш алып барабыз. Программада каралган барлык әсәрләр дә укыла, анализлана. Ялларда, каникуллар чорында укылырга тиешле китаплар исемлеге бирелә, һәр укучының уку көндәлеге тутырылып һәм тикшерелеп барыла.
Китап укуга кызыксыну уятуда ата-аналар да мөһим роль уйный. Еш кына әти-әниләр тарафыннан: «Төрле кызыклы китаплар алабыз, ә балабыз аны ачып та карамый», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
Бала китап укырга яратмаган очракта ни эшләргә соң?
• Кечкенәдән бергәләп сурәтле китаплар карауны традициягә әйләндерергә кирәк.
• Китап сайлаганда балагызның яшен, аң үсешен игътибарга алыгыз.
• Кыз яки улыгыз нинди дә булса әсәрне кече туганнарына яки дәү әни, дәү әтисенә укысын.
• Китапны кычкырып укыгыз. Укыганнан соң, фикер алышыгыз.
• Әсәрне укый башлаганчы аның тышлыгын карарга, авторы белән танышырга өйрәтегез.
• Авыр сүзләрнең мәгънәсенә төшендереп барыгыз. Кыска гына булса да шигырьләр ятлатыгыз.
• Йоклар алдыннан бергәләп укуны балалар яратып кабул итә.
• Балачагыгызда яратып укыган китапларыгызны сабыегызга да тәкъдим итегез.
Шулай ук берничә алымга да күз салыйк.
• Кассиль алымы. Ирекле укыган, әмма укырга яратмаган балаларга тәгаенләнгән алым. Нинди дә булса әсәрнең иң кызыклы, мавыктыргыч өлешенә кадәр укырга һәм, сәбәп табып, бүлмәдән чыгып китәргә. Бала арытабан ни булачагы белән кызыксынып, мөстәкыйль укыячык.
• Даунис алымы. Бер көнне балагыз йокыдан уянуга хат ала. Анда Карлсон язган бары берничә җөмлә була: «Мин синең белән дуслашырга телим. Сиңа дигән бүләгем фәлән-фәлән җирдә ята». Икенче көнне, яңа хат алына. Анысы инде күбрәк язылган. Көн саен хатның күләме арта, эчтәлеге яңара.
Ләйсән Ильясова, Аксәет мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: