Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2019, 12:15

Кошкайларга ашханә

Кыш – канатлы дусларыбыз өчен зур сынау чоры. Көннән-көн аларга азык табу авырлаша. Салкын вакытларда кош алты сәгать ашамаса, үлә. Бу вакытта аларга җимлекләр ярдәмгә килә. Без дә бу изге эштән читтә калмадык. Балалар һәм ата-аналар арсында «Кошлар ашханәсе» конкурсы игълан иттек. Сөенеп, зур теләк белән кабул иттеләр бу бәйгене.

Оста әти-әниләр балалары белән берлектә нинди генә җимлекләр ясап китермәде: агачтан да, пластик савытлардан да, шешәләрдән дә. Алар арасында зурлары да, кечкенәләре да бар иде. Василий Шәисламов әтисе белән «кошлар сарае» эшләгән. Ә Эльмир Гарипов, шулай ук әтисе белән җимлекне торбалы йорт рәвешендә ясаган. Торбасы ачыла һәм аннан җим сибәргә була. Кошлар чүпләгән саен җим әкренләп төшә бара. Дарья Зарифҗанова алып килгән җимлек үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Ул ти­мердән ясалган. Залина Хафизова җимлеге төрле төстәге чагу буяулар белән бизәлгән иде. Конкурста катнашкан һәр­кем мактау грамотасына лаек булды.
Без барлык җимлекләрне дә ихатага чыгарып элдек. Мондый төр эшләр тәрбиви максатта бик тә отышлы. Балалар хезмәткә генә өйрәнми, ә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, табигатьне яратырга, сакларга өйрәнә.
Гүзәл Садретдинова, «Җәйгор» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: