Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 февраль 2019, 11:50

Төшке ашка кортлы вафли

Укучыларның әти-әниләре аптырашка калган.

Ульяновск шәһәренең 33нче гимназиясе укучыларына төшке ашка кортлы вафля таратканнар. Бу хакта укучылар, үзләре төшергән фотоларны да теркәп, Инстраграмга куйган.“Кызым 33нче гимназиянең 7нче сыйныфында укый, төшке ашка менә шундый кортлы вафля биргәннәр! Без шаккаттык!” — дип яза бер укучының әнисе Олеся Сазанова.Фотодан күренүенчә, вафляга ризыкка төшә торган көянең күбәләк корты ябышкан булуы мөмкин. Уку йорты җитәкчелеге әлеге инцидентка битараф калмаган: мәктәп ашханәсе мөдирен һәм пешекчене эштән бушатканнар.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: