Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2019, 12:32

Программага өмет зур

Бүген Башкортстан Республикасында уңышлы старт алган урындагы башлангычларны яклау программасы киң үсеш алды. Программа нигезендә тирә-як авыллар матурлана, төзекләндерелә һәм яңартыла.

Сүзем авылыбызга ямь биреп утыручы бай тарихлы Каль­тәү урта мәктәбе хакында. Әлеге вакытта биредә белем алган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында илебезнең төрле төбәгендә эшләп, уңыш­ларга ирешкән шәхесләр күп. Мәктәпнең әлеге көндә дә киләчәге ышанычлы. Зур, якты, матур бинада йөздән артык укучы белем ала. Алар республика, район күләмендә үткән төрле олимпиада, конкурсларда призлы урыннарга ирешә. Белем учагында тәҗрибәле, югары белемле укытучылар, уңган техник хезмәткәрләр эшли.
Мәктәпнең матди-техник базасы даими ныгытыла. Монда инде муниципаль район хакимияте, авыл Советы биләмәсе, мәктәп, ата-аналарның ярдәме зур. Ләкин бүген барыбызны да борчыган мәсьәлә – бинада тә­рәзәләрнең иске булуы һәм шул нәтиҗәдә җылылыкның тормавы. Аларны алыштыру көн­үзәк проблема булып кала. Ремонт эшләрен башкарырга финанс чыгымнар җитмәү сә­бәпле, без мәктәбебез белән урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга булдык. Конкурстан үтеп, мәктәпнең иске тәрәзәләрен заманча пластик тәрәзәләргә алыштыра алсак, безнең өчен зур сөенеч булыр иде. Бу проектта катнашуны укучылар, укытучылар һәм ата-аналар да бик хуплап каршы алды. Аның чикләрендә бик күп җыелышлар, очрашулар, кичәләр үткәрелде. Без бу конкурста җиңеп чыгуга чын күңелдән ышанабыз һәм проектны тормышка ашыруда авыл халкының ярдәм итүенә зур өметләр баглыйбыз.
Зинира Закирҗанова, Кальтәү мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: