Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2019, 14:07

Халык иҗатын өйрәнәбез

Безнең авыл китапханәсе бик бай. Халык иҗатын өйрәнергә теләүчегә биредә барысы да бар. Күптән түгел без дә 2-3 сыйныф укучылары белән мавыктыргыч китаплар дөньясына килдек.

Китапханә мөдире Ләйсән Салихова җылы каршы алып, хал­кы­бызның иҗат энҗеләре белән таныштырды. Бу көнне балалар бик күп әкиятләр укыды, мәкальләр, табышмаклар, хикәяләр, ши­гырьләр белән танышты. Аеруча әкиятләрне бик ярата балалар. «Башлангыч сыйныф атналыгы» җиткәч тә, «Шалкан» әкиятен сәх­нәләштерергә булдык. Аны карарга әти-әниләрне дә чакырдык. Укучылар рольләрне бик оста башкарды.
Халык иҗаты белән үскән бала гына киләчәктә бай рухлы була.
Әнүдә Габдуллина, Кашкак авылының башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: