Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2019, 14:04

Саклаучылар, алга!

15 мартта Бөре шәһәрендә «Саклаучылар, алга!» Бөтенрусия спорт уены үтте. Анда Тәтешле, Балтач, Бөре, Благовещен, Кушнарен, Мишкә, Яңавыл районнары командалары катнашты. Бу бәйгедә район данын Югары Тәтешле 2нче мәктәбе укучылары яклады.

Катнашучыларга сигез этапны үтәргә кирәк иде. Тәүге этапта команда үз мәктәбен, кү­ре­нек­ле шәхесләргә бай районны тәкъдим итсә, «Экологик хә­веф­сезлек» этабында алар азык-тө­лек сыйфатына эксперт буларак бәя бирде, үзләрен рәс­сам ро­ленә куеп, кирәкле төс­не чыгарды. Шулай ук алар юл хә­рә­кә­те хәвефсезлеге, беренче ярдәм буенча да яхшы бе­лем­нәрен күрсәтте. «Туган якны» өй­рәнү этабында катнашучылар республиканың 28 крайны өйрәнү объектын билгеләргә тиеш иде. Монда да алар сынатмады һәм 3нче урынга чыкты. Аларга шулай ук «Робототехника» һәм «Ориентлашу» этаплары ошады. Капитаннар конкурсында Айдар Әмиров үзен оста оештыручы итеп күрсәтеп, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Каршылыклар этабында да без­некеләр җитезлеген, осталыгын дәлилләп, 2нче урынга чыкты.
Зилә Җиһаншина, Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: