Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 апрель 2019, 15:54

Район методик берләшмә утырышы

Югары Тәтешле 2-че урта мәктәбендә башкорт һәм татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте.

Район мәктәпләреннән җыелган укытучыларга ачык дәресләр, осталык класы күрсәтелде. Башкортостан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Башкортлар” студиясы түгәрәк өстәл артына кунаклар җыйды. Районыбызда туып үскән, туган җиребез тарихы үсешенә хезмәт иткән талантлы шәхесләр - урындагы шагыйрь Фәнил Миңнегалиев һәм крайны өйрәнүче Рәмия Сәгыйева чакырылды. Алар шигырьләрен укыды, туган тел һәм Ватан матурлыкларын, кыйммәтләрен бәян итте. Укучылар шигъри сәләмләр, дәртле җырлар, курай моңы белән чараны бизәде. Очрашу бик фәһемле булды. Педагоглар тәжрибә уртаклашты, көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итү турында да сөйләште һәм яңа көч, дәрт, илһам алып таралышты.
Югары Тәтешле 2-нче мәктәбе сайтыннан.
Читайте нас: