Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 Май 2019, 13:20

Балалар түгәрәкләргә бушлай йөри алачак

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты балаларны өстәмә белем бирүгә җәлеп итү юлы белән төрле яклап үсешкән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүне, моның өчен сыйфатлы шартлар булдыруны үз эченә ала. Шушы максаттан республикада яңа уку елыннан өстәмә белем бирүгә электрон сертификатлар кертеләчәк.
Ата-аналар, махсус программага теркәлеп, онлайн-режимда баласына исәптә күпмедер сум акча булган электрон документ булдыра алачак. Бу сертификатны өстәмә дәресләргә, шахмат, бассейн һәм башка түгәрәкләргә түләү өчен генә кулланып була. Өстәмә белем бирүгә юнәлтелгән акчаны бюджет һәм, шулай ук, коммерция түгәрәкләре өчен дә тотынырга мөмкин.
— Ата-аналарга электрон системада баланың кая йөриячәген билгеләргә генә кирәк булачак. Анда төбәк бюджетыннан өстәмә дәресләр өчен түләүләр юнәлтеләчәк. Әгәр бала түгәрәкне ташласа, түләүләр шунда ук туктатыла. Ә калган акчаны башка түгәрәкләр өчен тотынырга мөмкин булачак, — ди мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин.
Шунысы мөһим: әлеге проектта бары тик лицензиясе булган мәгариф оешмалары гына катнаша алачак. Ата-аналар сертификаттагы акчаны берничек тә ала алмаячак. Түләүләр төбәк бюджетыннан турыга мәгариф оешмасына күчереләчәк.
Читайте нас: