Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2019, 15:44

Хәерле сәгатьтә!

Кыңгырау чыңы... Моңсу да ул, шул ук вакытта күңелле дә. Күңелле, чөнки син мөстәкыйль тормышка аяк басачаксың, тормыш дигән зур корабка утырып алга – хыялларга йөзәчәксең. Ә менә күп еллар дәвамында бергә булган классташлар, укытучылар белән хушлашу үтә сагышлы.


Бу көнне район мәктәпләрендәге кың­гы­рау тантаналары чын бәйрәм төсен алды. Төпле белем биргән укытучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады, югары уңышларга иреш­кән укучыларга мактау грамоталары тапшырылды. Чыгарылыш сыйныф укучыларның шатлыгын өлә­шергә килгән кунак­лар аларга уку йортларында укып, оста кадрлар булып өл­герүләрен, туган төбәкләре өчен хезмәт итү­ләрен те­ләде. Мәктәп турындагы җыр­лар, бе­рен­че­ләрнең тәбрикләү чыгышлары, чә­чәк­ гөл­ләмәләре....

– Сез хәзер олы юл чатында басып торасыз. Юллар күп. Башта мең сорау: кая барырга, нинди һөнәр сайларга. Ниндиен генә сайласагыз да, чын кешеләр булыгыз, сынатмагыз. Мөстәкыйль тормыш диңгезен кичүе җиңел түгел, ләкин тырышлык, максатка ирешү теләге көчле булса, бар да әйбәт булыр. Ышанабыз: берничә елдан сездән танылган дәрәҗәле кешеләр, бел­геч­ләр чыгар, – Шулган урта мәктәбе уку­чы­ла­рының шатлыгын уртаклашырга килгән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның да теләкләре ихлас һәм җылы иде.

Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә үткән тантаналар традиция буенча биләмәара мәдәни ял үзәге алдындагы мәйданда флешмоб форматында дәвам итте. Быел аңа башка мәктәпләр дә кушылды. Мондый акция быел 3нче тапкыр үткәрелә. Бөтерелеп биегән кыз һәм егетләрнең хәрәкәтләреннән күз дә алмый халык. Әйтерсең, тагын аз гына – һәм алар, ак канатлы кошларга әверелеп, очып китәрдәй кебек. Хыялларга, якты уй-ниятләргә табан...

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Барыр юлларыгыз киң, атлар адымнарыгыз ныклы һәм ышанычлы булсын!

Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: