Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июнь 2019, 13:27

Авыл укытучыларына – 600 мең сум!

Педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турында указга кул куйды.

Документка ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән ел саен 600 мең сумлык 100 грант тапшырылачак.
Указ нигезендә грантларны бирү буенча республика комиссиясе, аның составы һәм грантлар турында положение булдырылган.
Грант юллауга конкурста 10 меңнән артык кеше яшәмәгән авыл җирендәге белем бирү оешмасында кимендә ике ел эшләгән, 35 яшь тулмаган укытучылар катнаша ала. Аларны мәктәпләр һәм районның мәгариф идарәләре тәкъдим итә.
Документларны ел саен 1 августка кадәр тапшыру мотлак.
Читайте нас: