Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 июнь 2019, 14:23

Гипс эчендә... телефоны шалтыраган

Унберенче сыйныф укучысы БДИда барысын да шаккатырган.Казанның унберенче сыйныф укучысы БДИга гипслы кул белән килгән, ә бераздан гипс эчендә телефоны шалтыраган.

Ул көнне Яңа Савин районында урнашкан имтихан тапшыру пунктында чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшырган. Оештыручылар һәм күзәтүчеләр металл эзләүче приборның сигналын ишетсәләр дә, укучыда сәер предмет тапмыйлар.
Имтихан барганда кинәт укучының телефоны шалтырый. Шунда "шома" егетнең кулындагы гипс эчендә телефон булуы ачыклана да инде.
“Бриллиантовая рука” кинофильмы герое Семен Семенович Горбунков традициясен дәвам итүчене имтиханнан чыгарып җибәрәләр, аның эше юкка чыгарыла. Хәзер ул аны киләсе елда гына тапшыра ала.
БДИ тапшыру пункты хезмәткәрләре белдерүенчә, педагогларны һәм металл эзләүче приборларны алдарга уйлап, телефон яисә шпаргалка алып керүчеләрнең саны һич тә кимеми. Киресенчә, кызлар һәм егетләр аның яңа төрләрен табып кына тора.
Читайте нас: