Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 июль 2019, 12:49

Республикада 24 укучы аттестатсыз калды

Былтыр андыйларның саны 9 гына булган.

Республикада 24 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда ике мәҗбүри фәннәрне — математика һәм урыс теле буенча имтихан тапшыра алмаган. Кызганычка каршы, бу укучылар быел аттестатсыз калачак. Бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә белдерде.
Былтыр сынауны үтә алмаган укучыларның саны шактый аз булды — йомгаклау аттестациясен 9 кеше генә тапшыра алмады. Бу фәннәр буенча БДИны алар көз янә тапшырып карый ала.
Быел республикада БДИны 19787 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Телефон һәм шпаргалка кулланганнары өчен 10 кеше имтиханнан чыгарылып җибәрелгән. Аларның эшләре юкка чыгарылган.
Читайте нас: