Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июль 2019, 11:28

Безнең балачак илендә бик күңелле

Районда балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итү өчен төрле чаралар оештыралар.


Өлкән вожатый Лүзинә Гәрәева, лагерь начальнигы Люция Харисова, аның урынбасары Лариса Шәйдуллиналар лагерь тормышына ныклы эш планы булдырды. Малайлар һәм кызлар һәр көнне кызыксынып көтеп алды, чөнки алар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештырылды. Һәр отрядның тәрбиячеләре, вожатыйлары, өлкән вожатый, спорт инструкторы, мәктәп фельдшеры, техник хезмәткәрләр балаларның ялы якты кичерешләр белән генә истәлекле булсын өчен барын да эшләде. Уңган ашханә хезмәткәрләре ял итүчеләрне тәмле-тәмле ашлары белән сыйлады. Көчергәнешле уку елыннан соң шулай малайлар һәм кызлар бездә рәхәтләнеп ял итте, уйнады, көлде, сикерде. Күңелле балачак илендә башкача мөмкин дә түгел.

Лиза Фәтхуллина.

***


Яшь спецназчылар ГТО нормативларын тапшырып, көч сынашты: пневматик винтовкадан ату, кул белән җирдән күтәрелү, противогаз кию, автомат сүтеп-коруда ярышты. Стройда йөрү кагыйдәләрен ныгытты һәм хәрби белемнәрен тикшерде. Яшь патриотлар яшәү хәвефсезлеге нигезләрен, экстремаль һәм хәвефле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга өйрәнде.

Лагерь көннәре тиз үтеп китте. Мондый чараларда яшь спецназчылар үз-үзләренә ышаныч ныгытты, яңа дуслар белән танышты һәм онытылмаслык тәэссоратлар алды.

Эльза Вәлиева, наркотикларга каршы ведомствоара комиссия секретаре.

***


Санаулы көннәр бик тиз узды, ә күңелләрдә җәй буена җитәрлек уңай кичерешләр, дәрт калды.

Эльвира Әүхәдиева, өлкән вожатый.
Читайте нас: