Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июль 2019, 18:18

Аттестатсыз калган 16 укучы укуны көз дәвам итәчәк

Бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.

- Әгәр БДИда бер фәннең нәтиҗәләре юкка чыгарыла икән, димәк, бу укучының югары уку йортына укырга керү мөмкинлеге юк, — диде ведомство җитәкчесе “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында. — Әгәр бу балалар көз урыс теленнән һәм математикадан БДИны янә тапшыра икән, аларга урта һөнәри белем бирү оешмасына укырга керү мөмкин булачак.
Моннан алда Хөкүмәттә үткән утырышта Балтач районыннан 16 чыгарылыш сыйныф укучысының БДИ нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтергә тырышуы нәтиҗәсендә аттестатсыз калулары билгеле булган иде.
Соңыннан ачыклануынча, укучылар шпаргалка, телефон һәм башка техник чаралар кулланган.
Билгеле булуынча, Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе, андагы бер хезмәткәр һәм мәктәп директоры эшләреннән бушатылды.
Читайте нас: