Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 июль 2019, 18:07

Вузга керүчеләргә өстәмә баллар булырмы?

Сәләтле укучыларга БДИда баллар өстәмәкчеләр.

Дәүләт думасы депутатлары Мәдәният министрлыгы белән берлектә музыка һәм сәнгать мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар өстәү турында законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карамакчы.
Әлбәттә, бу үзгәрешләр сәнгать вузларына укырга керүчеләргә генә кагылачак.
Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Драпеко билгеләвенчә, ГТО нормативлары тапшыручылар БДИга өстәмә баллар ала. Аның әйтүенчә, күпчелек очракта сәләтле абитуриентлар, БДИ баллары җитмәү сәбәпле, сәнгать вузларына керә алмый кала.
Элекке кебек, башта абитуриентлар, иҗади имтихан тапшырып, үзләренең сәләтен күрсәтергә тиеш, аннары гына БДИ нәтиҗәләрен кушарга кирәк, дип белдерә депутат.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: