Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 июль 2019, 11:04

Яшь укытучылар кирәк!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате” форматында чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук, видеоконференция режимында муниципалитетлар хакимиятләре һәм мәгариф бүлекләре вәкилләре катнашты.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов белем бирү оешмалары өчен педагогик кадрлар әзерләү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген республика мәктәпләрендә 1500 педагог җитми. Чит телләр, математика, урыс теле һәм әдәбияты, физика, химия һәм биология укытучыларына ихтыяҗ аеруча зур.
– Проблемалар сәламәтлек саклау өлкәсендәге кебек, – диде Радий Хәбиров. – Анда педиатрлар һәм тар белгечләр җитми, монда – башлангыч сыйныфлар һәм аерым фәннәр укытучылары.
1 июльдән Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар булдырган иде. Алар һәр ел саен 600 мең сум күләмендә 100 грант алуга дәгъва итә ала. Радий Хәбиров аларны республика август киңәшмәсендә тантаналы шартларда тапшырырга тәкъдим итте.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: