Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июль 2019, 16:19

Укырга керүчеләр өчен сөенечле хәбәр бар!

БДИда югары балл җыючылар югары стипендия дә алачак.М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты БДИда югары балл алган абитуриентлар өчен махсус шартлар булдырган.

Көндезге бүлеккә бюджет урынына керүче күп баллы укучыларга югары стипендия расланган, ә коммерция бүлегенә керүчеләргә 50 процентка кадәр ташлама каралган.
Вузның ректораты моны мәктәпләрнең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларына республикада югары белем алу өчен шартлар тудырырга кирәклеге белән аңлата.
Югары стипендия БДИда өч фән буенча 250 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, шулай ук, бер имтиханны 95 баллга һәм аннан да югарырак баллга тапшырган студентлар өчен расланган. Андый студентлар беренче семестр дәвамында ай саен 10 мең сум махсус стипендия алачак.
Читайте нас: