Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 август 2019, 12:13

Яңа уку елына — тугыз яңа мәктәп

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән “Мәгариф сәгате”ендә яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Башкортстан укытучылары 16 августта мәгариф буенча республика август киңәшмәсенә җыела. Быел ул Уфада була. Мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин “Мәгариф сәгате”ндә 1нче сентябрьгә 9 яңа мәктәп ачылачагын, шулай ук, планлаштырылган 21 мәктәпнең уны төзелеп бетүен сөйләде.
Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерүгә быел 1 миллиард 36 миллион сум бүленгән. Бу сумма узган еллар күләменнән күбрәк.
Былтыр бу максатка 714 миллион сум юнәлтелгән. Уфада һәм Стәрлетамакта федераль акчага салынган яңа өч мәктәпкә 300 миллион сумга яңа җиһазлар алынган.
Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республиканың барлык мәктәпләре 1нче сентябрьгә җылы бәдрәфләр белән җиһазландырыла, калган 594 мәктәп җылы санузеллар белән тәэмин ителә.
Быел 38,1 миллион сумга 43 мәктәп спортзалы төзекләндерелә.
Радий Хәбиров Мәгариф министрлыгына укытучыларның республика киңәшмәсенә барлык мәктәп директорларын чакырырга һәм конференцияне үткәрү форматын уйларга кушты.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: