Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2019, 10:56

Безнең максат — тирән белем!

Моңа заманча технологияләр, алдынгы алымнар ярдәмендә генә ирешергә мөмкинСоңгы елда белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга, зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда моның өчен тиешле шартлар тудыруга, яңа алымнар куллануга игътибар бермә-бер артты. Әйтергә кирәк, уңай үзгәрешләр, максатлы эшләр, беренче чиратта, Президент Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына бәйле тормышка ашырыла башлады. Ил башлыгы Русияне белем бирү сыйфаты буенча дөньядагы алдынгы ун дәүләт исәбенә кертү бурычы куйды. Алты елга исәпләнгән проектның бюджеты – 784,5 миллиард сум. Быел моның —116 миллиард сумын, ә алдагы елга 132 миллиард сум акча тотыну планлаштырыл­ган.

“Мәгариф” федераль го­мум­дәүләт проектына 8 төбәк проекты керә: “Заманча мәк­тәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалары бул­ган гаиләләргә ярдәм”, “Санлы белем бирү мохите”, “Киләчәк укытучысы”, “Яшь һөнәр­мәннәр”, “Һәр­кемнең яңа мөмкинлеге”, “Социаль активлык”.
Хөкүмәттә үткән соңгы оператив ки­ңәшмәдә мәга­риф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин республикада мәгариф системасындагы сыйфат үзгәрешләре турында сөйләде. Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, “Мәгариф” го­мумдәүләт проектына ярашлы, барлык мәктәпләрдә дә укыту һәм тәрбия бирүнең яңа алымнары, белем бирүнең заманча технологияләре кер­теләчәк, укытуның эчтәлеге, эш алымнары яңартылачак, өс­тәмә белем бирү үзәкләре булдырылачак. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, спорт залларына ремонт ясау һәм аларны яңа спорт җиһазлары белән тулыландыру да шушы проектка ярашлы тормышка ашырыла.
Төбәк проектларын тормышка ашыру өчен 2019 елда 4 миллиард 954 миллион 31 мең сум, шул исәптән, федераль бюджеттан 1 миллиард 214 миллион 94 мең сум бүлү каралган.
Заманча мәктәп — заман таләбе
“Заманча мәк­тәп” төбәк проекты кысаларында авыл һәм кече шәһәрләрдә урнашкан һәм 60 мең баланы үз эченә алган 133 мәктәптә санлы һәм гуманитар профильле төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник база булдырылачак.
Шулай ук, “Санлы белем бирү мохите” төбәк проектына ярашлы, 63 мәктәптә санлы белем бирү мохите моделе кертеләчәк. Авыл җирендәге 43 белем учагында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Яраклаштырылган программалар буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 12 коррекцион мәктәпнең матди-техник базасы яңартылачак.
“Сириус”ка охшаш үзәк үзебездә булачак!
“Һәр баланың уңышы” төбәк проектына ярашлы, Башкортстанда “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча балаларның һәм яшьләрнең сәләтен ачыклау һәм үстерү үзәге булдырылачак. Башкортстан моның өчен федераль бюджеттан 211,4 миллион сум субсидия алды. Үзәк сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәк. Аның төп эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең төрле өлкәләрдә талантларын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Психологлар ярдәм итәчәк
“Балалы гаиләләргә ярдәм” төбәк проекты кысаларында, әти-әниләргә психологлар һәм педагог­ларның консультатив ярдәмен алу мөмкинлеге биреләчәк. Хәзерге вакытта республикада 605 консультатив үзәк эшли. 2019 елда ике меңнән артык консультатив ярдәм күрсәтү бурычы куелган. 2024 елга күрсәтелгән хезмәтләр саны 20 меңгә җитәчәк дип күзаллана.
Грантлар бүленү нәти­җәсендә, психологик ярдәм челтәре булдырылачак. Әти-әниләр белән психолог видеоэлемтә, телефон аша да, өйгә килеп тә эшләячәк.
2019 елда Уфа, Бөре һәм Стәрлетамак шәһәр­ләрендәге өч балалар бакчасы, әти-әниләргә психолог-педагог киңәше, методик, консультатив ярдәм күрсәтү максатында, федераль бюджеттан 23,11 миллион сум грант алачак. Консультатив ярдәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә күрсәтеләчәк.
“Үсеш ноктасы” үсешкә чыгарачак
2024 елга республикада санлы һәм гуманитар профильле программалар буенча шөгыльләнүче укучыларның саны 350 меңгә җитәчәк. 2019 елда аларның саны — 60 мең, 2020 елда 179 мең булачак дип планлаштырыла.
Башкортстанда “Үсеш ноктасы” санлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге ачылачак. Бу максатка федераль бюджеттан 208,5 миллион сум акча бүленгән.
2024 елга кадәр республикада 798 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге булдыру каралган. Алар авыл җирлегендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү оешмалары базасында булачак һәм анда 350 мең чамасы бала җәлеп ителәчәк.
Авылларга тәгәрмәчле технопарклар килә
“Һәр баланың уңышы” төбәк проектына ярашлы, 2024 елга түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 5тән 18 яшькә кадәр балаларның саны 80 процентка кадәр җитәчәк. 2019 елда максатлы күрсәткеч – 78,55 процент, ә 2021 елда бу сан 78,75 процент булачак.
Бу максатлы эшне тормышка ашыруда “Башкортстан кванториумы” мобиль технопарклары ярдәм итәчәк. Мобиль технопарк — югары технологияле җиһазлар белән тулыландырылган күчеп йөри торган комплекс. Күчмә автомобиль станцияләре укучыларны инженерлык белгечлекләренә өйрәтәчәк. Техник профильле өстәмә белем бирү учреждениеләре булмаган ерак районнардагы авыл укучыларына республика бюджеты чыгымнары исәбенә табигый фәннәр һәм техник юнәлештәге программалар буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге булдырылачак. Ул, шулай ук, техник юнәлештәге өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына һәм укытучыларга әзерлек үтүдә дә ярдәмгә киләчәк.
Ике елда – 53 балалар бакчасы, 24 мәктәп!
Республикада социаль әһәмияткә ия объектларны сафка кертү буенча зур эш алып барыла. Ел ахырына кадәр 9 мәктәп, 18 балалар бакчасы һәм 12 күпфункцияле балалар үзәкләрен төзү планлаштырылган. 2019-2020 елларда 7,5 мең урынга исәпләнгән 53 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 8,7 мең укучыга исәпләнгән 24 гомуми белем бирү объекты файдалануга тапшырылачак.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: