Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 август 2019, 16:44

Укытучы купальникта фотога төшә аламы?

Педагоглар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре булдырылды.

Русиянең Мәгариф министрлыгы әзерләгән әлеге документка, шулай ук, укытучыларның Интернетта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре керә.
Педагогларга социаль челтәрләрдә “Бала үсешенә һәм сәламәтлегенә зыян китерүче мәгълүмат” язарга ярамый. Күпләр арасында бәхәс тудырган купальникта төшкән фотолар (әгәр дә алар порнография булмаса), “сәламәтлеккә зыян китерүче” категориясенә карамый.
Шулай ук, укытучыга педагогның яисә мәктәпнең “абруена, дәрәҗәсенә, намусына зыян салучы очраклардан качарга” кирәк булачак.
Конфликт килеп чыккан очракта, ведомство аны мәктәптә булдырылган махсус комиссия ярдәмендә хәл итәргә киңәш итә. Комиссиягә балигъ булган мәктәп укучылары, әти-әниләр, укытучылар һәм мәктәп җитәкчелеге, профсоюз әгъзалары керергә мөмкин.
Әгәр укытучы комиссия карары белән килешмәсә, ул судка мөрәҗәгать итә ала.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: