Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 август 2019, 17:17

Яңа уку елын каршылап

Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү һәрвакыт җаваплы һәм дулкынлан­дыргыч вакыйга. Комиссия һәрнәрсәне энә күзеннән үткәреп, катгый таләпләр куя. Боларга электр челтәрләре, янгын сигнализациясе һәм янгыннан саклану чараларының тәртиптә булуы, кабинетларның санитар торышы, азык блогы әзерлеге, балалар туклануы һәм башка бик күпләр керә. Бала ел әйләнәсенә мәктәптә, бакчада экологик, санитар, антитеррорчылык ягыннан сакланган, якланган булырга тиеш. Әйе, балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге хакында сүз барганда вак мәсьәләләр булмый.

Яңа уку елына яңалыклар белән керәбез. Иң зур яңалык – биш көнлек укуга күчү. Таләпләр дә үзгәрми тормый. Бу, тәү чиратта, җылы бәдрәфләр булдыру хакында. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров БР Мәгариф министрлыгы чиновникларыннан һәм муниципалитетлар җитәкчеләреннән бу проблеманы агымдагы елның 1 сен­тябренә хәл итәргә кушты. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрвәзетдинов бил­ге­лә­венчә, яңа уку елы башына безнең мәктәпләрдә дә җылы бәдрәфләр булачак. Моннан тыш, районның барлык белем учаклары туклануның бердәм менюсына күчәчәк.

Гомум алганда махсус комиссия белем һәм тәрбия бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлегенә уңай бәя бирде.


Мәктәпләр

Агымдагы елның 1 сен­тяб­рен­нән Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә «Заманча мәктәп» төбәк проекты тормышка ашырыла башлаячак. Моның өчен махсус бүлмәләр булдырылды.

Югары Тәтешле 2нче мәк­тәбенең тренажер залына капиталь ремонт үткәрелгән, ашханә өчен җиһаз алынган, койма яңартылган. Вязовка башлангыч мәктәбе коймалары тулысынча яңартылган. Аксәет мәктәбенең азык блогы электрүткәргече системасы ремонтланган, му­зейның яктырту системасы алмаштырылган. Күрдем мәктәбе тәртипкә китерелгән, чиста территориясе белән каршы алды. Биредә шулай ук мебельләр, музей экс­позицияләре яңартылган. Ялгызнарат мәктәбендә котельный ремонты төгәлләнү алдында. Кодаш мәктәбендә дә койма яңар­тылган, күтәрмә эшләнгән. Акбулат, Чургылды мәктәпләре музейлары яңа экспозицияләр белән тулыландырылган. Кальмияр мәктәбе территориясе тө­зек­ләндерелгән, спортзалы капиталь ремонт үткән, бәдрәфкә конвекторлар куелган.

Укучыларны тукландыруга чыгымнарны киметү, уку елы буена аларны сыйфатлы яшел­чә-җимеш белән тәэмин итү максатында, мәктәп яны бакчаларында төрле культуралар үс­терелә һәм сакка куела. Комиссия Яңа Тәтешле, Күрдем, Каль­тәү, Иске Кайпан, Түбән Балтач, Шулган, Акбулат, Уразгилде, Кызылъяр мәктәп бакчаларына югары бәя бирде. Алар үз­лә­рен­нән артканын халыкка да сата.

Балалар-үсмерләр спорт мәк­тә­бенда агымдагы ремонт эш­лә­ре башкарылган, хоккей кор­ты­ның сеткалары алмаштырылган, шахмат бүлмәсенә мебель алынган.
Балалар бакчалары

Барлык бакчаларда да агымдагы ремонт үткәрелгән. Бүл­кай­пан, Аксәет, Кодаш, Гәрәбаш, Күр­дем, Чургылды, Түбән Балтач балалар бакчаларында агарту-буяу эшләре сыйфатлы башкарылган. Шулган бакчасының коймасы яңартылган, уен җи­һазлары буялган, Иске Кайпан, Вязовка, Кызылъяр бакчаларында да балаларның төрле яктан үсе­шен тәэмин итү өчен мөм­кин­лекләр тудырылган. Уразгилде, Бәдрәш, Беләш, Ялгызнарат, Мә­мәтәй бакчалары да бар яклап та тәртиптә дип табылды. Кальмияр балалар бакчасында байтак эшләр башкарылган, тә­рә­зә­ләр алмаштырылган. Чагу төс­ләргә буялган уен җиһазлары әл­лә кайдан күзгә чалына. Яңа Тә­тешле, Бәлҗүә балалар бак­ча­ларының уен мәй­дан­чык­ла­рын әкият геройлары бизи. Яңа Кайпан мәктәбендә дә балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Әй­теп үтәргә кирәк, һәр бакчада да идән келәмнәре юылган, җы­ештыру эшләре төгәл үтәл­гән.

«Каенкай» бакчасында агымдагы ремонт эшләреннән тыш, урыны белән ишек-тәрә­зәләр алмаштырылган. Төр­кем­нәр­дә­ге тематик почмаклар бай, эч­тә­лекле. «Җәйгор» бакчасы уен җиһазлары белән әллә кайдан аерылып тора. Чиста, тәритипкә китерелгән төркемнәр балаларны кабул итәргә әзер. 5нче балалар бакчасындагы үзенчәлекле мохит балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә. «Кояшкай» бакчасында да күләмле эшләр башкарылган: койма яңартылган, беседкалар эшләнгән, бакчаның тышкы ягы буялган.

Яңа Кайпан, Бүлкайпан, Иске Кайпан, Бәлҗүә бакчаларында мул итеп яшелчәләр үстерелгән.

Укыту-тәрбия бирү эше уңайлы булсын, нәтиҗәләре белән сө­ендерсен өчен кимчелекләргә юл куелмас, таләпләр үтәлер дигән ышанычта калабыз һәм яңа уку елына аяк басабыз.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: