Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 август 2019, 18:04

Яңа уку елында укучыларны нинди яңалыклар көтә?

Хәзер инвестицияләр турында сөйләү модада. Һичшиксез, киләчәккә төп инвестиция ул – мәгариф. Һәм бу нәкъ беренче чиратта тәртип урнаштырылырга тиешле өлкә. Быелгы август киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

1) Биш көнлек уку атнасы
Күпсанлы реформалар һәм йөкләнешләр мәктәпнең баланың барлык буш вакытын алуга, бәхетле балачак өчен урын калдырмауга китерде. Ел башында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров барлык мәктәпләргә дә биш көнлек эшкә күчәргә тәкъдим итте һәм җәмәгатьчелек бу башлангычны хуплап каршы алды. Мәктәпләрнең бер өлеше – дүртенче чиректән үк яңа режимга күчте, калганнары яңа уку елыннан күчәчәк.
– Иманым камил, без дөрес юнәлештә барабыз. Моны баланың мәктәптән тыш, мәсәлән, спорт белән шөгыльләнергә, түгәрәкләргә йөрергә, әти-әнисе, дуслары белән аралашырга мөмкинлеге булсын дип эшлибез. Ахыр чиктә, бер көн урынына ике көн туйганчы йоклау да бик мөһим, балалар сәламәт һәм бәхетле булсын өчен, – диде республика җитәкчесе. – Шул ук вакытта укытучыларның хезмәт хакы кимемәячәк, элеккечә калачак.
2) Полилингваль мәктәпләр
Башкортстанда заманча полилингваль мәктәпләр ачыла. Аларда укыту урыс, башкорт, татар, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак. Сентябрьдә Уфада беренче ике полилингваль мәктәп – 44нче һәм «Яркий» бистәсендә урнашкан 162 нче «Смарт» мәктәпләре ачылачак. Ә республика буенча алар барлыгы 14 булачак.
– Әлеге 14 гимназия безнең мәгариф локомотивына әверелергә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Ягъни аларга кадрлар, методикалар, эчтәлекле эштән башлап булган барлык яхшы тәҗрибәләрне да җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпләрне тә­мам­лау­чы­ла­ры­бызның көндәшлеккә сәләтле булуын телибез: чит телдә яхшы сөйләшсеннәр, физик яктан нык булсыннар, әйтик, Мәскәү укучылары кебек күпкырлы булсыннар. Безгә шундый булырга кирәк.
3) Ремонтка бер миллиард сум
– Башкортстан мәктәпләрне капиталь тө­зек­ләндерү эшен сизелерлек җан­лан­дырды. Быел 111 объект ремонтланды, бер миллиардтан артык акча бүлеп бирелде, – дип язган Радий Хәбиров социаль чел­тәр­ләр­дәге битендә.
Бу акчалар шул исәптән мәктәпләргә керү юлларын яктырту һәм авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр урнаштыру өчен тотынылды.
– Без гади карар кабул иттек: 1 сентябрьгә җылы бәдрәфе булмаган мәктәп калмый. Мин болай дидем: җылы бәдрәф эшли алмыйсыз икән, мәктәпне сүтегез, яңасын төзербез. Бу безнең иң элек гади, беренчел бурычларны үтәргә өйрәнергә тиешлекнең ачык күрсәткече. Аннары инде арытаба хәрәкәт итәргә, – диде Радий Хәбиров.
Быел барлыгы 6 501 урынга исәпләнгән 21 мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла, шуларның 10сы 1 сентябрьгә ачылачак.
Республика зур гына сумманы уңайлы мохит булдыруга юнәлтте. 12 коррекцион мәктәптә хезмәт кабинетлары яңартылды, 44 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды һәм яңа инвентарь сатып алынды.
4) Барлык җитешсезлекләрне бетерергә
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, барлык мәктәп җи­тәкчеләре тикшерүче оешмалардан дәгъ­валар язылган «кызыл бит» алды. Сер түгел, һәр күзәтчелек һәм тикшерүче струк­тураның укучыларның хәвефсезлеген тәэ­мин итү мәсьәләләренә бәйле бик күп дәгъвалары бар. 20 августтан соң иң зур хилафлыкларга юл куйган ун муниципалитет җитәкчесен җитди сөйләшүгә чакырачаклар, анда мактамаячаклары көн кебек ачык. Ә 1 сентябрьгә барысы да мәктәпләрдә һәм мәктәп яны территориясендә юл тамгалары, җәяүлеләр кичү урыны, билгеләр, светофорлар, яктырту һәм башкалар буенча тулы тәртип урнаштырырга тиеш.
5) Туклануга яңа таләпләр
Быелдан укучыларның көнкүреш их­ты­яҗларына аерым игътибар биреләчәк.
– Мәктәптә туклану – без бик җитди шөгыльләнәчәк төп мәсьәләләрнең берсе. Моңа безнең балаларыбызның сәламәтлек торышы бәйләнгән һәм, кызганычка каршы, кайбер балалар өчен мәктәптәге кайнар ризык – тәмле ашау өчен бердәнбер мөмкинлек, – диде республика җитәкчесе.
Хәзерге вакытта 1-4 сыйныф укучылары өчен мәктәптә түләүсез туклану мөмкинлеге булдыру карала. Төбәк Финанс министрлыгыннан белдерүләренчә, бу максатларга ел саен 1,5 миллиард сум таләп ителәчәк. Моннан тыш, бөтенесе өчен бердәм меню булдыру һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләүче предприятиеләргә дәүләт контроле мәсьәләсе турында фикер алышулар бара.
Читайте нас: