Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2019, 16:14

Бәйге файдасыз булмас

Күптән түгел Салават шәһәренең «Спутник» балалар сәламәтләндерү үзәгендә яшь инспекторларның «Хәвефсез тәгәрмәч» республика конкурсы үтте.

Анда барлыгы 252 укучы катнашты. Районыбыз данын Югары Тә­тешле 2нче мәктәбе укучылары Ника Мәрданова, Алина Бәд­рис­ламова, Илнар Кыямов, Иван Мингәрәев яклады.
Яшь инспекторлар, сафларга тезелеп, мәйданга үтте. Бәйгедә теория буенча белемнәрне эшкә җигеп, юл йөрү кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипедта йөрү осталыгын күрсәтү кирәк иде. Шәхси зачетлар белән беррәттән команда зачетында да сыналды алар. Командабыз сынатмады. Республика командалары арасында 5нче урынга лаек булу – яхшы күрсәткеч.
Людмила Мәрданова, балалар иҗаты үзәге педагогы.
Читайте нас: