Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2019, 13:59

Укучыларны нинди яңалыклар көтә?

Бердәм меню, биш көнлек уку атнасы, сертификлар, чит телдән БДИ...

Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә. Айның өч шимбәсен укучы үз теләге буенча түгәрәкләргә йөри, гаиләсе белән үткәрә ала. Дүртенче шимбә — тематик булачак.
Быел бөтен республикада мәктәп укучылары бердәм меню буенча туклана башлый.
Яңа уку елында республиканың барлык мәктәпләрендә дә "җылы" бәдрәфләр булачак.
Мәктәп укучыларына 8800 сумлык сертификатлар биреләчәк. Бу акчага муниципаль һәм шәхси мәгариф оешмаларындагы түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөреп булачак.
Республика укучыларына бушлай 250 мең пластик карта таратачаклар. “ Мәктәп укучысы картасы” белән транспортта йөрүне һәм мәктәптә туклануны түләп булачак.
Мәктәпләрдә тәрбияви проектлар эшли башлаячак.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрнең республика рейтингын кертә. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың 20 мәктәбе (унысы - шәһәр, унысы - авылныкы) мәгариф проектларын гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум грант алачак.
БДИны 100 баллга тапшырган укучыларның, Русия һәм халыкара олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерларының укытучыларына премияләр булачак.
Быел БДИда унберенчеләр мәҗбүри тапшырырга тиешле математика һәм урыс теле фәннәренә чит телләр дә өстәләчәк.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: