Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2019, 11:07

Кәгазь боткасы кимерме?

«Кызыл таң»: Дәүләт Думасында үткән парламент тыңлауларында ясаган чыгышында Русия мәгариф министры Ольга Васильева, мәктәпнең төп проблемасы – артык бюрократиягә бирелү, дип белдерде. Шуңа күрә Хезмәт кодексына укытучыларның кәгазь эшен киметү турында төзәтмәләр кертеләчәк, диде.

– Мәктәп укытучылары бары тик дүрт төрдәге документ кына тутырырга тиеш: эш программасы, тематик план һәм электрон көндәлек белән сыйныф журналы, – диде министр.
Русиялеләр әкрен эшли
«Бизнес Онлайн»: «Русия 20 ел элек ничек булган булса – хәзер дә шулай. Ә Кытайда барысы да бик тиз үзгәрә. Элекке кечкенә шәһәрләр урынында хәзер бик зур заманча шәһәрләр калкып чыкты. Русиядә әкрен эшлиләр, вакытында ял итәләр. Ә Кытайда кешеләр отпуск һәм ялсыз да эшли ала. Бу – безнең арадагы аерма. Русиялеләргә безнең ни өчен алны-ялны белми эшләвебезне аңлатуы кыен, ә безнекеләр Русиядә кешеләрнең сәгать 5кә хәтле генә эшләүләрен, ә аннары тизрәк өйләренә кайтып китүләрен аңлый алмый. Русиядә, шимбә һәм якшәмбе эшең төшсә, эшче табуы бик кыен. Әле өстәвенә ел саен отпуск бирергә кирәк. Ә Кытайда отпускны кыскартырга яисә бөтенләй алып тормаска да мөмкин» (инде 20 ел Русиядә яшәүче, хәзерге вакытта Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге «Түбән Кама» социаль-икътисади үсеш территориясе директоры Чжай Юйгуй).
Кыйммәтле сәфәрләр
«Эхо Москвы»: Чиновникларны командировкага йөртү өчен, федераль бюджеттан ел саен миллионнар бүлеп бирелә: беренче класслы билетлар, аэропортларда VIP-хезмәт күрсәтү, биш йолдызлы кунакханәләрдә урнашу. Президент эшләре идарәсе генә дә 2016-2018нче елларда хезмәткәрләрен командировкаларга җибәрүгә 1,2 млрд сумга якын акча тоткан. 2019нчы елгы командировкаларга хәзердән үк ярты миллиардлык контрактлар төзелгән инде. Дөрес, вазифаи затларның командировкага йөрми хәле юк – эшләре шуны таләп итә. Ләкин монда чиновникларның салым түләүчеләр хисабына шәхси комфортын кайгыртуы турында сүз бара бит. Әйтик, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров (декларациясе буенча, хөкүмәтнең иң бай әгъзаларының берсе) 2016нчы елның ноябрендә Шанхай кунакханәсендә бюджеттан бүленгән 1,388 млн сумга кунып чыккан.
Яңа зират
«Вечерняя Казань»: Казан янында 147 мең урынга исәпләнгән яңа зират төзелә. Эшче исеме – «Званка» (якындагы авыл исеме белән аталган). Крематорий төзелергә тиеш булып та, халык каршы чыккач, төзелми калган зират инде бу. Аның бер ягында – мөселманнар, икенче ягында – православ динендәгеләр, ә уртада сугышта катнашучылар һәм ветераннар җирләнәчәк. Бу зиратта биек тимер чардуганнар кую тыелачак, каберне таш белән әйләндереп алырга гына рөхсәт ителәчәк. Казан шәһәренең җирләү хезмәтләрен оештыру буенча идарә җитәкчесе Марат Ишкин сүзләренчә, крематорий төзү уеннан бөтенләйгә кире кайтмаганнар. Төзергә уйласалар, ул шушы зиратта урын алачак һәм аның өчен 140 млн сум кирәк булачак икән.
Читайте нас: