Укучыны сыйфат өчен түгел, ә тырышлык өчен бүләкләргә кирәк. Шулай итеп, сез аны хезмәт сөюгә һәм үз өстендә эшләүгә дәртләндерәчәксез. Дөрес түгел: «Син нинди акыллы». Дөрес: «Синең инглиз телең яхшырды. Афәрин, бик озак шөгыльләнгәнең күренеп тора!»
Баланы түгел, ә гамәлләрне бәяләү
Мәктәптә ярамаган эш кылмыйча булмый инде ул. Хәтта балагыз бер партада утырган күршесенә китап белән сукса да, бу аңа: «Син начар (явыз, нормаль түгел)» дип әйтергә сәбәп булырга тиеш түгел. Хәлне шәхескә күчермичә генә тикшерергә кирәк: «Бу бик каты мөгамәлә, малайның башы авырткан».
Баланың укуында хаталар һәм ялгышлыклар булачак. Мәктәптәге уңышсызлыкларның һәлакәт түгеллеген түземлек белән аңлатыгыз. Гаиләдә аны билгеләр өчен түгел, ә болай гына яратулары турында белдерегез.
ӘГӘР ДӘ БАЛАГЫЗ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ИКӘН
Мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә
Бала өчен мәктәп – җитди стресс. Бер көнне барысы да үзгәрә: озын дәресләрдә утырырга, белемең өчен җаваплылык тоярга, таныш булмаган коллектив белән мөнәсәбәтләр корырга, укытучыга күнегергә кирәк. Бу чорда ата-аналарга бала белән мөмкин кадәр күбрәк аралашу зарур. Мөмкинлек булса, эштә ял алырга кирәк.
Уку белән кызыксынуны арттырырга
Кече мәктәп яше – бала үзенә кызык булган өчен укыган бердәнбер чор. Беренче сыйныф укучысының кызыксынучанлыгын дәртләндерегез. «Ни өчен?», дигән барлык сорауларына җавап табарга тырышыгыз. Үзегез дә белмисезме? Зыян юк, энциклопедияне бергә укыгыз.
Мәктәпкә уңай карашта булырга
Мәктәп турында сөйләгәндә, никадәр ешрак елмайсагыз, бала аңа шулкадәр яхшырак мөнәсәбәттә булачак һәм парта артында да шулкадәр теләбрәк утырачак.
Укытучыларны хөрмәт итәргә
Башлангыч сыйныф укучылары өчен укытучы бик мөһим кеше. Әйе, сез һәрвакыт бала ягында булырга тиеш, әмма шулай да беренче сыйныфта укучы балада эчке конфликтны булдырмас өчен педагогны ихтирам белән телгә алырга тырышыгыз. Әти белән әни бер-берсе турында начар сөйләсә, бала җәфа чиккән кебек, әти-әниләре беренче укытучыга илтифатсызлык күрсәтсә дә, шундый ук хәл күзәтеләчәк.
Шартлар тудырырга һәм... комачауламаска
Исегездә тотыгыз, кирәгеннән артык хәстәрлек күрү игътибар җитешмәү кебек үк зыянлы. Бала өчен дәрес хәзерләп һәм аның портфелен җыеп, сез мөһим күнекмәләр формалашуына аяк чаласыз. Ата-аналарның бурычы – бала үзенең мөстәкыйльлеген һәм оешканлыгын күрсәтә алырлык шартлар тудыру.
Җәйгә бирелгән эшләрдә ярдәм итәргә
Август – җәйгә биремнәр турында искә төшерү вакыты да. Бу җиңел булмаган эштә балага басым ясамый гына ярдәм итәргә тырышыгыз. Ләкин булышуны өй золымы белән бутамагыз. Сез төшке аш вакытында Толстой тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләшергә, бергәләп аның турында фильм карарга яисә балага китап уку планын төзергә ярдәм итә аласыз. Исегездә тотыгыз, сезнең бурыч –теләсә нинди юл белән мәҗбүр итү түгел, ә кызыксындыру.
Уку башланырга ике-өч атна кала сентябрьдә кирәк булган вакытта уяна һәм ята башлау хәерле. Моны мәктәп укучысыннан гына таләп итмичә, бөтен гаиләгез белән бергә эшләсәгез яхшырак булачак.
Бергәләп максатлар билгеләү
«Эшлекле сезон»га бергәләп максатлар билгеләргә тәкъдим итегез (бала өлкәнрәк булган саен бу сүз мөһимрәккә әйләнә бара). Сез үзегезнекеләрне, бала үзенекен язсын. Мәсәлән: инглиз телендә китап укырга, мәктәп чарасында эстрада номеры белән чыгыш ясарга, елны «өчле»ләрсез тәмамларга. Һичшиксез, бу әһәмиятле мизгелне билгеләп үтегез: кафега яки кинога барыгыз.