Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь 2019, 12:11

Тормыш мәгънәсе – балаларда

Районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү 1935 елдан алып башкарыла.

Беренче балалар бакчасы Уразгилдедә ачыла. Ул бер сәүдәгәрнең ике катлы йортында урнашкан була. Бу бакча Бөек Ватан сугышы елларында да эшли. Аның эшчеләре хакында, кызганычка каршы,
мәгълүмат сакланмаган.
1938 елда Югары Тәтешледә 8 Март исемендәге ясле ачыла. Анда ике айдан алып өч яшькәчә сабыйлар тәрбияләнгән. Сугыш елларында ясле тәүлек әйлә­нә­сенә эшләгән. Бу авыр елларда Самира Әхмәтова – мөдир, Юәйрә Ганиева, Бәдрикамал Бәхтиева, Нәсимә Нуриева бала караучы булып эшләгән.
1942 елда Яңа Тәтешленең колхоз идарәсе бинасында янә бер балалар бакчасы ачыла. Биредә Зөлкайдә, Гөлкайзә, Бикә апалар хезмәт итә. Сугыштан соң бу бакча балалар йорты итеп профильләштерелә.
Акрынлап башка авылларда да сезонлы балалар бакчалары ачыла башлый: чәчү, урып-җыю, көзге эшләр чорында. Әйтик, 1954 елгы урып-җыю чорында Кальтәү авылындагы Сафура апа йорты ясле-бакчага әйләнә. Шундый сезонлы бакча Кальмияр авылында да эшли.
1958 елда Кашкакта ачылган бакчада 35 бала тәрбияләнә. Аның мөдире булып Акълимә Шәйхуллина эшли. Мәдинә Ис­мәгыйлева, Зөләйха Кәримова, Самания Гарипова тәрбиячеләр була. Бакча иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр эшли. Икмәкне үзләре пешерә, сөтне өйләреннән алып килә торган булалар.
Эшчеләр поселогы булып барлыкка килгән Кардонда беренче бакча 60нче елларда ачыла. Ул лесотехник училище базасында барлыкка килә. Бу чорда аның нигезләрендә тәҗрибәле педагоглар: Анастасия Золотова, Таисия Драницина тора. Бирегә яшь белгечләр кайта башлый. Шуларның берсе Лидия Бәйрамшина була. Арытабан ул мөдир вазыйфасын башкара. 1979 елда икенче төркем ачыла һәм бакча Тәтешле урман хуҗалыгы карамагына тапшырыла.
Беләштәге беренче сезонлы балалар бакчасы 1960 елда барлыкка килә. Вәһимә Ваһапова аны җитәкли. Шулай ук 60нчы елларда Түбән Кодаш, аннары Югары Кодашта да балалар бакчасы сафка баса, Фәлзирә Әхәтова, Гөлсимә Әхмәдуллина беренче педагоглар була.
Крупская исемендәге колхоз рәисе Әхнәф Шәймөхәмәтов башлангычы белән Гәрәбаш авылында бакча ачыла, 1960‑1980 елларда аның мө­дире Рә­вия Ганиева була. Ә 1978 елда Шулганда да беренче ясле эшли башлый. Анда Ирина Сә­лимгәрәева, Мәүлидә Җи­һан­гирова, Наилә Фатыйхова, Сирина Кәшипова хезмәт сала.
1979 елда Бүлкайпан бакчасы сафка кертелә. Мөдире Әлфизә Әсламова, тәрбиячесе Н. Кәримова була. Агач бина утын белән җылытыла. Тиз арада аның матди-техник базасы ныгытыла.
1980 елларда районыбызга төрле уку йортлары тәмамлап, күп белгечләр кайта. Бу елларда 17 бакча ачыла.
Соңгы биш елда районның алты торак пунктында өстәмә 180 урын барлыкка килә. Бәд­рәш, Яңа Кайпан авылларында азкомплектлы бакча ачыла. Ә Бүлкайпан, Түбән Балтач, Шулган, Яңа Тәтешле авылларындагы бакчаларда реконструкция үткәрелеп, алар киңәйтелә. Югары Тәшеледә «Җәйгор», «Ромашка» бакчалары ачыла. Бүгенге көндә районда 26 мәк­тәп­кәчә белем бирү оешмасы эш­ләп килә, аларда 1241 бала тәр­бияләнә.
Миләүшә Шәяхмәтова, район мәгариф бүлеге
методисты.
Читайте нас: