Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2019, 16:18

Коллектив бердәм булганда

Шулган мәктәбе районда бай тарихлы белем учакларының берсе. Әлеге көндә Гәрәбаш һәм Кашкак авылларында да филиалларыбыз бар. Үз эшләрен яратып башкарган 21 педагог 182 балага белем һәм тәрбия бирә.

Мәктәп үзенең тырыш укучылары һәм укытучылары белән көчле. Төрле чараларда, олимпиадаларда һәм бәйге конкурслардагы уңышларыбыз бихисап. Әйтик, Бөтенрусия укучылар олим­пиадаларының муниципаль этабында ике ел рәттән 4нче урында баруыбыз коллективның төпле белем бирүе хакында сөйли.
Коллективыбыз 2017-2018 елда белем бирү оешмаларына әзерлекне тикшерү нәтиҗәләре буенча – 3нче, 2018-2019 елга мәктәп яны участогын әзерләү нәтиҗәләре буенча – 3нче, ә быелгы уку елына әзерлек буенча 1нче урын яулады.
Спортта да сынатмыйбыз. Балалар спорт клублары командалары (җитәкчесе Д. Ахунов) арасындагы БР мәктәпләре спартакиадасы нәтиҗәләре дә уңышлы булды. 2017-2018 елда 2нче урынга чыксак, узган уку елында 3нче урын алдык.
Бездә туган телләрне укытуга игътибар зур. Шуңа да мәктәп укучылары олимпиадаларда, конкурсларда һәрчак призлы урыннар яулый. Өч ел рәттән төбәк олимпиадасында Илида Хәмәдуллина, Энҗе Фәт­хет­динова, Сылу Фәт­хет­ди­нова, Лилия Хәмәтнурова (укытучылары Л. Зыятдинова) призлы урыннар алды. Гагарин исемендәге кубокка республика олимпиадасында Регина Гәрәйшина башкорт теленнән 3нче урынга лаек. Җәмгыять белеме (З. Шәрәпова) буенча да бу укучыбыз призер булып танылды.
Быелгы уку елында укытучылар Венера Шәрифҗанова һәм Елена Заһитова район мәгариф бүлегенең Почет грамоталары белән бүләкләнде. Лениза Зыятдинова һәм аның укучылары Сылу Фәтхетдинова, Лилия Хәмәтнурова республика олимпиадасында призлы урыннар алганнары өчен грантка ия булды.
Матди-техник базаны ныгыту да игътибар үзәгендә тора. Рес­публика һәм район бюджет­ла­рын­нан моның өчен акча бү­лен­де. Җылы бәдрәфләр эш­лән­де. Быел урыннардагы баш­лан­гычларны яклау програм­ма­сын­да катнашуыбыз да бушка тү­гел – хә­­зер мәктәпнең тәрә­зә­лә­ре заманча һәм җылы.
Ата-аналарның ышанычын аклау, яңа технологияләрне үз­ләш­терү, укучыларыбызга төпле белем бирү, аларны иле­без­нең лаеклы гражданнары итеп тәр­бияләү – коллективыбыз алдында торган бурычлар җитди дә, гади дә.
Ләлә Хәтмуллина,
Шулган мәктәбе директоры.
Читайте нас: