Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь 2019, 13:28

Иң матур шимбә

Яңа 2019-2020 уку елында 5 көнлек укуга күчкәч һәр айның бер шимбәсе тематик дип игълан ителде. 19 октябрь шимбә көн Югары Тәтешле 2 урта мәктәбендә этносуббота буларак узды. Бу көн республикабыз оештырылуга 100 ел һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел булуга багышланды.

Шимбәдә бик күп матур чаралар уздырылды. Һәр класс укучылары дәртләнеп милли киемнәрдә мәктәпкә килде. Чараның беренче яртысында милли ризыклар белән өстәлләр бизәлде, дәртле җырлар-биюләр белән бәйрәм жанланды. Республикабызның матур тормышы, халыклар дуслыгы, мәдәнияте турында чыгышлар тыңланды. Чакырылган кунаклар Кыямов Айнур һәм Садретдинова Эльвира этношимбәне үз чыгышлары белән тулыландырды, ямьләде. Айнур Сәүбән улы башкорт көйләре буенча осталык класы күрсәтеп, төрлө музыка коралларында өздереп уйнаса, Эльвира Фәнис кызы халык биюләре турында сөйләде һәм башкорт биюе белән күңелләрне яулады. Чараның икенче өлеше республика буенча уздырылган Мостай Кәримнең иҗады буенча тоталь диктантка кушылдык. Укучылар һәм укытучылар башкорт, татар, рус телендә диктант язды. Бу этношимбә иң матур шимбәгә әверелде, һәркемгә файдалы да истәлекле дә булды.

Эльвира Муллаярова, 2-урта мәктәпнең туган телләр укытучысы.
Читайте нас: