Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 октябрь 2019, 13:12

Мәктәптә коррекция эше

Коррекция эшен алып бару максатында, безнең мәктәптә логопед төркеме эшли. Ул сөйләм җитешсезлекләрен коррекцияләү өстендә шәхси һәм системалы эш алып баруны тәэмин итә. Сөйләмдәге фонетик-фонематик тайпылышларны, тотлыгуны коррекцияләү буенча программалар, методик эш планы төзелде.

Төркемдә 37 (1-4 сыйныфлар), шул исәптән мөм­кин­лек­ләре чикләнгән сигез бала шө­гыльләнә. Аларның һәр­берсенә сөйләм картасы ачылды, бу коррекция эшендә барлык проблемаларны исәпкә алу мөмкинлеге бирә. Укучылар белән эш төр­кемнәргә бүленеп тә, индивидуаль рәвештә дә алып барыла. Гомуми коррекция эшендә логопед һәм укытучыларның бердәм эш­чәнлеге зур әһәмияткә ия. Алар ата-аналар белән кон­суль­тацияләр, җыелышлар, ачык күнекмәләр, шәхси әңгәмәләр формасында алып барыла.

Күнекмәләрдә күргәзмә әс­баплар киң кулланыла. Шулай ук бармаклар моторикасын үстерү, дөрес тын алу биремнәренең файдасы зур. Иң мөһиме: бала белән мөнәсәбәт ышанычка, уңай эмоцияләргә корылган булырга һәм уку процессы шатлык китерергә тиеш.

Баланы дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү, үз-үзе­нә ышанычын арттыру, һәр ба­ла­ның сәләтле икәнен аңлау – иҗа­ди карашлы педагогның төп бурычлары шулардан гыйбарәт.

Раушания Тимербаева, Югары Тәтешле

2нче мәктәбенең

укытучы-логопеды.
Читайте нас: