Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 ноябрь 2019, 22:05

Тәрбияче унитаздан уенчыклар җыйдырган

Төшке аш вакытында аларны балалардан юдырган.

Омскида балалар бакчасы тәрбиячесе биш яшьлек сабыйларны унитаздагы уенчыкларны куллары белән тыгылып алырга мәҗбүр иткән.
Балалар бакчасы хезмәткәренең балаларга карата булган мөнәсәбәте турында социаль челтәрләрдә әти-әниләр язган. Аларның сүзләренә караганда, балалар шаярып ташлаган уенчыкларны, перчаткасыз унитаздан алырга мәҗбүр итә һәм төшке аш вакытында аларны юдыра.

Тикшерү барышында ата-аналарның сүзләре раслана. Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, тәрбияче ведомство тикшерүеннән соң эштән киткән.
" Кызыл тан" сатыннан.
Читайте нас: