Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 ноябрь 2019, 18:25

Министр яшь укытучыларга аерым игътибар биреләчәк диде

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасын яңадан караячаклар.

БРның мәгариф министрлыгында моның өчен махсус эшче төркем төзелде. Ведомство башлыгы Айбулат Хаҗин республикада педагогларга аена уртача 30 990 сум акча түләнә, тик бу “хастаханә буенча уртача температура” булуын мәгариф һәм фән министрлыгында аңлыйлар дип билгеләде. Укытучының төп оклады 8 500 сум, калганы - стаж, категория, сыйныф җитәкчелеге, дәрестән тыш эшчәнлек өчен өстәмәләр. Яшь белгечләрдә бу өстәмәләр бик аз, шуңа күрә аларның хезмәт хакы уртачадан ике тапкыр кимрәк булырга мөмкин. «Югары уку йортын тәмамлап яңа эшкә урнашкан яшь укытучы 15,5 мең сум ала дип дөресен әйтә алам. Бер ставка турында әйтәм мин. Әлбәттә, бу яшь кешегә гаилә кору һәм алга таба үсеш турында уйларга мөмкинлек бирерлек хезмәт хакы түгел», – дип белдерде Хаҗин.
Хезмәт хакын исәпләү системасында нәрсәләр үзгәрәчәген министр аныклап узмады, әмма яшь укытучыларга аерым игътибар биреләчәк, дип ассызыклады.

Чыганак: ufatime.ru
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: