Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2019, 21:30

Укытучыларны мәҗбүри рәвештә психиатрлар тикшерәчәк...

Дәүләт думасы депутатлары Гаджимет Сәфәргалиев һәм Евгений Марченко укытучыларны психиатрларда мәҗбүри тикшертеп торырга кирәк дип саный. Алар Дәүләт думасына шундый тәкъдим белән закон проекты керткән.

Депутатлар фикеренчә, укытучылар биш ел саен психиатрларга күренеп, белешмә алып килергә тиеш. Бу мәктәп һәм һөнәри белем бирү педагогларына кагыла. Тикшерү үтү-үтмәүне Мәгариф министрлыгы контрольдә тотарга тиеш. Депутатлар фикеренчә, шулай эшләгәндә, мәктәпләрдә тәртип булачак.
Сәфәргалиев белән Марченконың проекты нигезендә, укытучы административ хокук бозса, эштән куылырга тиеш. Тик шунысын да искә алырга кирәк, автомобильдә барганда тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү, аптечка булмау – болар барысы да административ хокук бозуга керә...
Депутатлар законннарны кырысландыру идеясе педагогларның укучыларга карата агрессиясе артуы, барыннан да элек, Санкт-Петербургта тарих укытучысының үз студентын үтерү вакыйгасына бәйле барлыкка килде дип аңлата.
Фото: m24.ru
" Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: