Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2019, 11:45

“БДИ безнең мәгарифне юкка чыгара”

Премьер-министр Дмитрий Медведевның элекке сыйныф җитәкчесе Нина Ерюхина Бердәм дәүләт имтиханын тәнкыйтьләде.

Премьер-министр Дмитрий Медведевның элекке сыйныф җитәкчесе Нина Ерюхина Бердәм дәүләт имтиханнарына карата бик уңай фикердә түгел.Аның сүзләренә караганда, “БДИ безнең мәгарифне тулысынча юкка чыгара". Шул ук вакытта ул башка күп кенә профессионал-укытучылар да шулай дип саный, дип ассызыклый.
Укытучы элекке имтиханнар системасы “турыдан-туры аралашу, укытучы һәм укучының үзара бердәмлеге” булуын билгели.
— Укучым Дмитрий Анатольевич Медведев та 1982 елда алты имтихан тапшырды һәм имтихандагы җавабын сыйныф җитәкчесе һәм химия укытучысы, ягъни мин, иң яхшысы дип әйтүем белән әле булса горурлана, — ди Нина Ерюхина.
Аның сүзләренә караганда, хәзер барысы да анкета тутыра белүгә кайтып кала. Ул “бу — белемне бәяләүнең зыянлы системасы”, дип саный.
Ерюхина совет мәгариф системасы балаларга белем бирде, дөньяга караш, лидерлык сыйфатлары, социаль борчылу һәм файдалы булу теләге тәрбияләде, ди. Ул “хәзер болар барысы да юкка чыгарылды”, дип саный. Ерюхина фикеренчә, бу хәлне төзәтергә мөмкин дә түгел, чөнки БДИга “гаять зур акчалар салынган”.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: