Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2019, 15:10

Унберенчеләрне нинди үзгәрешләр көтә?

2020 елда БДИ тапшыру көннәре билгеләнде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча, киләсе елда БДИның төп дулкыны 25 майда башланып, 16 июньдә тәмамланачак.Унберенчеләр 25 майда география, әдәбият, информатика буенча имтихан тапшырачак. 28 майда — урыс теле, 1 июньдә - база һәм профильле математика, 4 июньдә — тарих, физика, 8 июньдә — җәмгыять белеме, химия, 11 июньдә — чит телләр ("сөйләм"нән тыш), биология, 15, 16 июнь чит телләр ("сөйләм") буенча сынау тотачак.

Бу уку елында чит телләр буенча Бердәм дәүләт имтиханында инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләре булачак.
БДИны алдан тапшыру көннәре 20 мартта башлана. БДИны вакытыннан алда колледж, техникум, чит ил мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала. 2019 елда андыйлар ил буенча 27 мең булса, ә төп дулкында имтиханны 750 мең укучы тапшырды.
Шулай ук, һәр елдагыча, аерым фәннәр буенча резерв көннәр һәм өстәмә резерв көннәр дә каралган.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: pixabay
Читайте нас: