Тәтешле хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2019, 14:20

Русланның чираттагы уңышы

Күптән түгел Уфада инженерлык олимпиадасының республика этабы үтте.

Ике көн дәвамында укучылар техник иҗат өлкәсендә үз сәләтен күрсәтте. Төрле район-шәһәрләрдән килгән 89 укучы арасында Тәтешле районы балалар иҗат үзәгеннән дә укучылар катнашты. Анда Әрибаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Руслан Шәрифҗанов электроника юнәлешендә 4нче урын яулады. Бу аның беренче генә җиңүе түгел. Ул техник юнәлешендәге күп конкурсларда призлы урынннар яулый. 8нче сыйныф укучылары Мансур Хәмәтьяров һәм Азалия Хәкимҗанова да сынатмады. Укучыларны олимпиадага балалар иҗат үзәге методисты Мөдәрис Мортазин әзерләде.
Читайте нас в